Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2019, 14:21

Ирек Сәгыйтов Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры итеп билгеләнде

Ирек Сәгыйтов Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Республика башлыгы Радий Хәбиров аның билгеләнүе турындагы Указга кул куйды

Ирек Сәгыйтов 1969 елның 11 июлендә Авыргазы районының Мостафа авылында туган. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшмәкәрлеген 1991 елда Уфа автотранспорт техникумында ВЛКСМ секретаре булып башлый.
2018–2019 елларда – Русия гвардиясенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге начальнигы урынбасары.
Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: