Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2019, 11:28

Пәйгамбәребезне зурладылар

«Урал-Батыр» милли-мәдәни үзәгендә сөекле Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд Мостафа(с.г.в.)нең туган көненә багышланган кичә үтте

Пәйгамбәребезне сөю, аңа итагать итү, аның алтын мирасын килер буыннарга җиткерү – бөек бурыч.
Мәүлид кичәсендә Приют мәчетеннән, Бәләбәй шәһәренең яңа һәм тарихи мәчетләреннән мөселман кардәшләребез – абыстайлар, Октябрьский шәһәренең мәдрәсә укытучысы үзенең шәкертләре белән чыгыш ясадылар. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең рух-шәрифларе шат була күрсен дип, көйләп мөнәҗәтләр укыдылар, тәкъбир әйттеләр. Укулар бөтен зал белән Мөхәммәд пәйгамбәргә мактау вә сәламнәр-салават әйтүләр белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлеше викторина сорауларына җавап бирүдән башланды. Тарихи мәчет имам-хатибы Илдар хәзрәт Галиевның Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына, эшмәкәрлегенә кагылган сорауларына дөрес җавап биргәннәр бүләкләр алды. Кичә җырларга, биюләргә бай матур концерт белән дәвам итте.
Гөлсинә Вәлиева.
Читайте нас: