Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2019, 18:25

Башкортстанда уртача эш хакы – 35 779 сум

2019 елның сентябрь аенда Башкортстанда уртача хезмәт хакы 35 779 сумга җиткән, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт министрлыгы

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елга төбәктә уртача эш хакын 43,5 мең сумга җиткерү күзаллана. 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына республиканың икътисады үсеш прогнозында тап шундый хезмәт хакы күрсәткеченә өлгәшү билгеләнгән.
Бу вакытка реаль кулланырлык акчалата керем 102,3,% тиклем артырга тиеш.
Хәзер эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы 10 434 сум тәшкил итә
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: