Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2019, 19:18

Республикада «Чыршы – 2019» операциясе башланды

Башкортстанда яшәүчеләр ылыслы агачларны рөхсәтсез кисү турында хәбәр итә ала

Бүгеннән республика биләмәсендә «Чыршы –2019» оператив-искәртү операциясе башлана. Урманнарда законсыз эшмәкәрлек алып бару хакында мәгълүматны 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчер хезмәтенә җибәрергә мөмкин.
Гражданнарга — 3-4 мең, вазыйфалы кешеләргә — 20-40 мең, юридик берәмекләргә 200-300 мең сум административ штраф каралган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: