Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2019, 19:23

Дәрдмәнднең 160 еллыгына багышланган кичә татар зыялыларын җыйды

Әдәби-музыкаль кичә Тинчурин театры залында узды

Дәрдмәнд иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә татар зыялыларын Тинчурин театры залына җыйды. «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган кичә шагыйрьнең 160 еллыгы уңаеннан әзерләнгән иде.
Кичәне Татарстан Язучылар берлеге ТР Мәдәният министрлыгы белән бергә оештырган. Сәхнәгә Берлек рәисе Данил Салихов, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-призеденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина һәм халык язучысы Ренат Харис күтәрелде. Сәхнәдән Дәрдмәндкә һәйкәл кирәклеге һәм ул нәшер иткән матбугатны яңадан бастырып чыгару тәкъдимнәре яңгырады.
Данил Салихов Дәрдмәнд иҗатын өйрәнгән язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Ренат Хариска һәм әдәбиятчы галим Лерон Хәмидуллирга рәхмәтләрен җиткерде. «Аяклы энциклопедиябез булган Лирон ага Дәрдмәндебезнең иҗатын зурлаган шушы китапны әзерләп өлгертте. Киләчәктә эшегезне галим улыгыз Булат та дәвам итәр», — дип яңа китапны тәкъдим итте ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: