Ижевскида Халыклар Дуслыгы йортында 2020 елда узачак «Татар кызы» республика конкурсына сайлап алу туры узды. Оештыручылар бу юлы форматны киңәйтә — бәйгедә катнашучы туташларга балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәге кызчыклар да кушыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Жюри катнашырга теләүчеләрне сынады. Кызчыклар алты кеше, ә туташлар сигез иде. Быел кызларның барысының да татар телен әйбәт белүләре игътибарга лаек. Алар үзләре белән таныштырды, җыр, бию, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Габдулла Тукай шигырьләрен укычылар да булды.
Жюри кызларның барысын да ярымфиналга уздырды. Ә финалда катнашу кызларның үз тырышлыкларыннан торачак. Кызлар һәм кызчыклар өч ай дәвамында вокал, хореография, кул эшләре буенча белгечләр кулы астында әзерлек узачак. Бәйгенең тематикасы әлегә билгесез.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.