Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2019, 19:11

2020 елда Татарстанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы була

6 - 9 февральдә булачак конгресста утыз илдән ике йөзләп кеше катнашыр дип көтелә

Татарстанда 2020 елның 6 — 9 февралендә Халыкара авыл яшьләре конгрессы була. Дөньның утыз иле үзләренең катнашуын раслаган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу хакта 23 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКның яшь хезмәткәрләре арасында узган «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова сөйләгән.
«Быел безнең оешма Халыкара яшьләр конгрессын уздыруга грант отты, ул 2020 елның 6 — 9 февралендә узачак. Гаризалар җыю кампаниясе башланды. 200 кеше катнашыр дип планлаштырыла. 30 ил, Русиянең 50 төбәге, 100 татарстанлы үзләренең катнашуын расладылар инде», — дип сөйләде берләшмә рәисе.
Чара авыл территорияләрен үстерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу өчен уздырыла. «Безгә бөтен илдән иң яхшы практикларны җыярга кирәк һәм аннары бездә — Татарстанда нәрсәне кулланырга мөмкинлеген карарбыз», — диде Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе.
Халыкара конгресс өч юнәлештә эшләячәк. Аерым алганда, «Авылда яшьләр эшкуарлыгы», «Мәдәният, тәңгәллекне саклап калу һәм туризм: авыл территорияләре мәдәни үсеш драйверлары буларак» һәм «Мәгариф һәм лидерлык: уңышлы шәхес үстерү өчен авыл җирлегендә уникаль мөмкинлекләр».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе 3,6 млн күләмендә Русия Федерациясе Президенты грантын отты, диелә хәбәрдә..
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: