Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2019, 18:21

Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен үткәрделәр

Чарада савап һәм хәләл темаларына сөйләшү булды

Омск өлкәсенең Тара шәһәре "Дуслык йорты" милли мәдәниятләре берләшмәсендә "Нур" татар мәдәнияте үзәгендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлид ан-Нәби узды. Бу турыда Омск өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтәрияте сайтында хәбәр ителә.
Чараны Тараның "Ихлас" мәчете ярдәме белән уздырганнар. Анда шәһәрнең "Йолдыз" һәм "Ихлас" мәчетләренә йөрүчеләр катнашты.
Чара башланганда Тараның “Ихлас” мәчете имамы Рәдиф Әхмәд чыгыш ясады. Ул Тара шәһәренең барлык мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлады, Мәүлид аена багышланган дога укыды.
Шулай ук савап һәм хәләл темаларына сөйләшү булды.
Бәйрәм азагында кунаклар татар халык ашлары табынына чакырылды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: