Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2019, 14:12

Республикада 2019 елның 9 аенда үткән елга караганда 4000гә азрак сабый туган

2019 елның тәүге тугыз аенда Башкортстанда 31 654 бала туган

Аларның 11 584е – беренче, 11 810ы – икенче бала, дип хәбәр итте республика статистиклары.
Шушы вакыт эчендә иң күп балалар Туймазы (976), Уфа (864) һәм Белорет (817) районнарында туган.
Шәһәрләргә килгәндә, монда, гадәттәгечә, Уфа туу буенча алдынгы урында – 9 151 бала. Стәрлетамакта – 2 048 кыз һәм малай, Нефтекамада – 1 110.
Чагыштыру өчен: 2018 елның гыйнвар-сентябрь айларында Башкортстанда 35 560 бала туган, 38 205 кеше вафат булган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: