Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2019, 16:49

Дамир Йосыпов Airbus А321 лайнерын коткару белән Аллаһы Тәгалә идарә итүен әйтте

Бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утырткан Дамир Йосыповка Русия мөселманнары ордены тапшырылды

Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин «Урал авиалинияләре» пилоты Дамир Йосыповка Русия мөселманнары орденын тапшырды. Йосыпов үзенең җавап сүзендә аның экипажы һәм пассажирларның Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән исән калуын билгеләп үтте.
«Иң зур бүләк – кешеләрнең исән калуы, алар үзләренең якыннары янына кайтты. Бу безгә тормышның кадерен белергә кирәклеген дә искәртеп тора», - диде очучы.
Татарстанның Русия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узган.
«Үзебезнең мөселман кешесенең экипаж белән бергә шундый лайнерны исән-имин җиргә төшереп утыртуы, пассажирларның гомерен саклап калуы турындагы яңалыкны без сокланып кабул иттек. Сез яшьләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк», - диде Равил Гайнетдин. Ул Дамир Йосыповка 25 миллионлы мөселман өммәте исеменнән рәхмәт белдерде.
Русия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Русия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. Август аенда алар бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утыртты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: