Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2019, 18:19

Уфада СССРның беренче дипломаты Кәрим Хәкимовка мемориаль тактаташ ачылды

Бүген Уфада, Русия Ислам университетында, СССРның беренче дипломаты Кәрим Хәкимовка мемориаль тактаташ ачылды

Булачак илче 1910-1911 елдарда шушында (ХХ башында «Галия» мәдрәсәсе) укыган.
Тактаташны ачу тантанасына мөфти Тәлгать Таҗетдин, Кәрим Хәкимовның туганының оныгы Зарема Гыйндуллина һәм «Русия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышында катнашучылар килде.
Кәрим Хәкимов – легендар шәхес, күренекле совет дипломаты, яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөнъясы арасында әйбәт мөнәсәбәтләр булдыруга зур өлеш керткән Совет иленең гарәп илләрендәге беренче тулы хокуклы вәкиле.
Кәрим Хәкимов – хәзерге Бишбүләк районының Дүсән авылында туган. Мемориаль тактаташны ачу тантанасында публицист, Башкортстан Республикасының Җәмәгать палатасы аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев катнашты. Ул — Кәрим Хәкимовның якташы һәм бишенче буын туганы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: