Татар җырчысы Эльза Заяри Русиянең иң өметле яшь тавышларының берсе буларак, Чайковский исемендәге Зур симфоник оркестр белән концерт бирде. Татарстанны дөнья дәрәҗәсендәге концертта тәкъдим итте. Концерт тәэсирләре турында җырчы «Татар-информ»га сөйләде.
Русиянең Зур симфоник оркестры һәм яшь җырчылар катнашындагы концерт Венаның «MuTh» концерт-театр залында узган. Концертны Русия Президенты гранты хисабына Елена Образцова фонды оештырган.
Концертта Елены Образцова исемендәге конкурс лауреатлары Эльзы Заяри (сопрано), Василиса Бержанская (меццо-сопрано), Сергей Писарев (тенор) һәм Сергей Кайдалов (баритон) катнашкан. Дирижер — Русиянең атказанган артисты Денис Лотоев
«Мин мондый зур масштаблы концертка чакырылуым белән бик бәхетле. Европа Русия тавышларының югары бәяләнүен күреп кайттым. Татарстаннан бердәнбер җырчы булгач, җаваплылык икеләтә көчле иде. Концерт бик матур булды. Тамашачы аны яратып кабул итте. Концерттан соң тамашачы яныбызга килеп рәхмәт сүзләре әйтте, автографлар алды, фотога төште», — ди Эльза Заяри.
Ул тамашачы арасында Европага күченгән Русия сәнгать әһелләренең күп булуын ассызыклады. «Оркестрның яңгырашы мине таң калдырды. Тылсымлы яңгыраш. Ул җырчыга җырларга ярдәм итә кебек. Әмма залның акустикасы бик үзенчәлекле иде. Авыррак булды», — ди татар җырчысы.
Эльза Заяри Австриядәге концерттан соң тиз арада Казанга очкан. Бүген ул «Үзгәреш җиле» фестивалендә катнаша. Эльза Заяри опера арияләреннән татар эстрада җырына тиз күчә алган бик аз санлы татар җырчыларының берсе.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.