"Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале быел алдагы өч сезонның иң яхшы җырларыннан төзелгән. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында фестиваль концерты башланып китте.
Фестивальнең быелгы программасына 32 композиция кергән. Аларны16 җырчы башкара. Җыр башланыр алдыннан видеода җырчы үзе күренә һәм җыр турында сүзләре яңгырый.
Концертта дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин катнаша. Ул үзенең максатын җырларга татар моңы өстәүдә күрә.
Концертны иң беренче сезонны алып барган артистлар - Марина Ясельская белән Равил Шәрәфиев алып бара.
Концертны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.