Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2019, 18:55

Ветеран һәрвакыт сафта

Үткән уку елында “Жиңү тарихы” республика патриотик акциясенә кушылып, без якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Гәбдерәүф Сәләхетдин улы Гәрәевтан видеоинтервью алган идек

Без аның янына зур дулкынлану белән килдек. Гәбдерәүф Сәләхетдин улы безне, һәрвакыттагыча, бик сөенеп каршы алды.
Ветеранны алҗытмас өчен, без һәр сорауны аерым видеофайлга төшердек. Ә ул, ашыкмыйча гына, бик тәсфилләп, безнең сорауларга җавап бирде, сугыш елларында төшкән фотолар белән дә таныштырды.
Иң беренче чиратта, без аның балалык еллары турында сорау бирдек. Ә аның бала чагы бөтенләй булмаган да диярлек, чөнки унике яшеннән колхозда эшли башлаган. Унсигез яше дә тулмастан, армиягә киткән, ә аннан – сугышка. Бу вакытта аның әтисе һәм абыйсы фронтта булалар.
Яшь, теремек егет данлыклы Горохов лагерьләрендә механик-танкист һөнәрен үзләштерә. Сугышчан машинаны оста йөртә белергә, сугыш вакытында техниканы дөрес нөктәгә урнаштырырга, ату өчен яхшы шартлар тудырырга тиеш була ул.
Польша жирләрендә сугыша, Варшаваны азат итүдә катнаша безнең герой. Каты алышларның берсендә авыр яралана – умыртка сөяге, кабыргалары сына, кулбашының буыны чыга, контузия ала. Минск госпиталендә генә аңына килә. Озак вакыт дәваланганнан соң, яңадан сафка баса. Аны орудие командирлары әзерләүче полк мәктәбенә укырга жибәрәләр. 76нчы колибрлы пушка армия хезмәтенең ахырына тиклем (ул 1952 елга тиклем хезмәт итә) аның “юлдашы” була.
Әңгәмә барышында героебыз үзенең күптәнге хыялы – Т-34 танкында йөреп карау турында да әйтте. Уфада бу турыда ишеткәч, аның хыялын тормышка ашыручылар табылды. Менә ул – 93яшьлек ветеран танк йөртә! Соклангыч бит! Нинди гаҗәеп кеше! Шуңа күрә дә эшебезне “Ветеран һәрвакыт сафта” дип атадык.
“Жиңү тарихы” акциясе кысаларында безгә фильм яздырылган флешка һөм өчпочмаклы солдат хаты килде. Бу кадерле бүләкне тантаналы шартларда тапшыру максаты белән, без ветеранны гимназиягә чакырдык. Гәбдерәүф Сәләхетдин улы бу көнне дә тик утырмады – “Бөек Жиңүгә – 75” дигән тарихи квест-уенда жюри әгъзасы булды. “Бөек Ватан сугышы сугышчан машиналары” тукталышында сораулар бирде һәм, әлбәттә, үзенең искиткеч танкы турында сөйләде. Гәбдерәүф Сәләхетдин улы энтузиазмы, энергиясе, тормышка позитив карашы белән безне сокландырды. Ул безнең өчен батырлык, илсөярлек, максатчанлык үрнәге булып тора. Аңа сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Асатбәк Бекчанов,
11 сыйныф укучысы.
Читайте нас: