Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2019, 13:55

Русиядә авылда яшәүчеләр өчен яңа льготалар кертелде

Киләсе елдан авыл халкы банкларга үзләренең йортларын төзекләндерүгә льготалы кредит сорап мөрәҗәгать итә ала. Хөкүмәт процент ставкаларын субсидияләй, алар авыл халкы өчен 5 проценттан артмаска тиеш.

Премьер-министр Дмитрий Медведев авыл җирендә өйне төзекләндерү өчен бирелгән куллану кредитлары буенча алып җиткерелмәгән керемне банкларга кайтару тәртипләрен раслады, дип яза «Российская газета».
1 гыйнвардан ук гражданнар вәкәләтле банкларга йортка үзәкләштерелгән яки автономлы электр, су һәм газ, җылыту һәм канализация үткәрү, шулай ук подряд килешүе буенча торлакны ремонтлау өчен кредит бирүне сорап мөрәжәгать итә ала.
Күпчелек төбәкләр өчен кредитның күләме 250 мең сум тәшкил итә. Ленинград өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүчеләр 300 меңгә тиклем алырга мөмкин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: