Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2019, 18:37

«Татар табыны-2019» конкурсының финалистлары билгеле булды

Чара Бөтенрусия татар журналистлары форумы кысаларында оештырылачак

«Татар табыны 2019» бәйгесендә финалга 15 кеше чыкты. Җиңүчеләр һәм Гран-при иясе 6 декабрьдә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Финалга чыккан барлык аш-су осталарын да күңелле сюрпризлар көтә. Бу хакта «Бөтендөнья татар конгрессы» сайтында хәбәр ителә.
Чара Бөтенрусия татар журналистлары форумы кысаларында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Татар табыны-2019» конкурсын Бөтендөнья татар конгрессы сайты, «Татарлар» газетасы һәм «Тәмле булсын!» рестораннар челтәре директоры, Халыкара Ассоциациясе Президенты Резидә Хөсәинова белән берлектә уздырды. Ул агымдагы елның 7 октябрендә башланып, 1 ноябренә кадәр дәвам итте.
Катнашучылар бик актив булды. Алар арасында Русия төбәкләреннән, хәтта Австралиядә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Аш-суга оста хуҗабикәләр бик тырышып, үзләре әзерләгән ризыкларны инстаграм һәм вконтакте битләренә куеп барды. 700гә якын төрле ризыкларның рецептлары фотолар һәм видеолар белән тәкъдим ителде.
Оештыручылар иң тырыш 26 катнашучыны сайлап алды. Һәм алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр ачыкланды. Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлый. Финалга чыгучыларны 6 декабрьдә 17.30 сәгатьтә Казан шәһәре, Шмидта ур, 34 адресы буенча, «Тәмле булсын» ресторанында бүләкләячәкләр.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: