Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2019, 10:50

Уфадан Үзбәкстанга автобус рейслары ачыла

2019 елның декабрь аенда Үзбәкстаннан Уфага беренче автобус рейсы юлга чыга

Моннан тыш, Ташкент һәм Русиянең тагы 10 шәһәре, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Новосибирск арасында автобуслар йөри башлый.
Рейстарны «Узавтотранс сервис» компаниясе башкара. Ташучы шушы максатка 20 миллион күләмендә кредит һәм Кытай компаниясеннән 150 автобус алган.
Моңа тиклем Үзбәкстаннан Русиянең ике шәһәренә – Түбәнге Новгородка һәм Казанга гына автобуслар йөри иде.
Уфадан Ташкентка поезд һәм самолет белән дә барып җитергә мөмкин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: