Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2019, 10:09

Башкортстанда матбугатка язылу декадасы башланды

Республикада матбугатка язылу декадасы башланды. 12 декабрьгә тиклем республикада яшәүчеләрнең, шулай ук предприятие-оешмаларның басма матбугатка 40 процентка тиклем ташлама алу мөмкинлеге бар

Бөтен Русия язылу декадасы Русия почтасының барлык бүлекчәләрендә, podpiska.pochta.ru сайтында оештырыла.
Русиянең Элемтә һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы карамагындагы Төбәк басма киң мәгълүмат чаралары буенча эксперт советы белән килешелгән басмаларны таратуга льготалар күләме һәм гамәлдә булу шартлары саклана.
Русия почтасы каталогы буенча — 25 процент, шулай ук альтернатив язылу агентлыклары аша 20 процент күләмендә ташлама алырга була. Исемлектә Башкортстанда басылган барлык республика, шәһәр һәм район киң мәгълүмат чаралары бар.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: