Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2019, 19:13

Уфа почтамты Кыш бабайга хатлар кабул итә башлады

Уфа почтамтында Кыш бабайга хатлар өчен яңа ел почтасы эшли башлады

Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы махсус бизәлгән почта тартмасына теләк язылган хат төшерергә мөмкин.
«Хат тылсымлы адресатка барып җитсен өчен конверт тышына «162340, Русия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш бабай почтасы» дип язарга һәм марка ябыштырырга кирәк», — диде Федераль почта элемтәсе Башкортстан буенча идарәлегенең матбугат секретаре Борис Слуцкий.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: