Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2019, 18:34

ЮНЕСКО комитеты сессиясен Казанда 2021 елда уздырырга планлаштыралар

2020 елда сессия Кытайда узачак, ә аннан киләсе елда аны Русиядә оештырырга ниятлиләр

ЮНЕСКО комитеты сессиясен Казанда 2021 елда уздырырга планлаштыралар. Бу хакта «Казан университетының астрономия обсерваторияләре» халыкара түгәрәк өстәлендә билгеле булды.
«ЮНЕСКОда Казанда Русия Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрү буенча инициатива белдерү нияте бар», - диде «Роскосмос» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Сергей Савельев.
Киләсе елда комитет сессиясе Кытайда узачак, ә 2021 елда аны Русиядә уздырырга планлаштыралар.
ЮНЕСКО 40нчы Генераль сессиясендә Русия Федерациясе барлык җитәкче органнарга һәм программаларга сайланды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: