Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2019, 14:04

Росстат Бөтенрусия халык санын алуның рәсми слоганын тәкъдим итте

Чираттагы Бөтенрусия халык санын алу «Киләчәкне төзибез!» шигаре астында үтәчәк

Сочида уза торган Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында Росстат башлыгы Павел Малков 2020 елгы Бөтенрусия халык санын алуның рәсми слоганын тәкъдим итте. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык санын алу Җәмгыять турында уникаль белем чыганагы булып тора, анализларга, нәтиҗәләр ясарга, планнар төзергә, уйланылган карарлар кабул итәргә һәм ышанычлы рәвештә алга барырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Малков.
«Бу яктан халык санын алуда катнашу — бик гади, әмма һәр катнашучының киләчәкне булдыруга керткән өлеше бик мөһим», — дип аңлатты ул тәкъдим ителгән шигарьнең мәгънәсен.
Моннан тыш, Павел Малков «Киләчәкне төзибез!» ирекле ярдәмчеләрнең халыкара форумы атмосферасы белән тәңгәл килүен билгеләп узды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: