Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2019, 18:50

Владимир Путин КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачак

Автогигантның ярты гасырлык юбилее уңаеннан 13 декабрьдә предприятиедә концерт була

Русия Президенты Владимир Путин КАМАЗның 50 еллыгы уңаеннан 13 декабрьдә Чаллыда узачак тантаналы чарада катнашачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Автошәһәрнең Орган залында камазлылар алдында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
«Бүген без КАМАЗның 50 еллыгына багышланган зур чаралар циклын башлыйбыз. <...> 13 декабрьдә бәйрәм дәүләтебезнең беренче заты катнашында «КАМАЗ» заводы мәйданчыгында булачак», – дип сөйләде Татарстан Президенты.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов автогигантның ярты гасырлык юбилеен Чаллының башка предприятиеләре һәм учреждениеләрендә дә «җитди билгеләп үтәргә» кирәк, дип өстәде.
13 декабрьдә КАМАЗда предприятиенең 50 еллыгы уңаеннан концерт була. Юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек өчен Русия вице-премьеры Дмитрий Козак җитәкчелегендәге махсус оештыру комитеты җаваплы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: