Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2019, 11:19

Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды

«Иман» татар яшьләре берлеге 1994 елда оештырыла

Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлегенә ноябрь аенда 25 ел тулды. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.
Соңгы елларда «Иман» татар яшьләре берлеге «Татар кызы» конкурсы, «Чәкчәк» бәйрәмнәре, «Мин татарча сөйләшәм», хәйрия акцияләре кебек чаралар уздыра.
«Иман» татар яшьләре — Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда һәм башка регионнарда да иң яхшы эшләүче оешмаларның берсе. Сезнең шушы оешманың эшен алып баруыгыз, аны җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен без, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, гомумән, Удмуртия татарлары горурланабыз», — ди Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия идарәсе җитәкчесе Рәмзия Габбасова.
«Иман» татар яшьләре берлеге моннан 25 ел элек — 1994 елда — барлык татар яшьләрен бергә туплау, аларның уртак кызыксынуларын булдыру, милли юнәлештә файдалы эшләр башкаруга җәлеп итү теләге белән оештырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: