Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2019, 18:01

Республикада әти-әниләр балалары белән Кыш бабайга чылтырата һәм үзләренең хыялын әйтә ала

Башкортстанда теләгән һәркем Кыш бабайга чылтыратып, шигырь сөйли һәм үзенең хыялын әйтә ала

Кышкы тылсымчы чылтыратуларны +7(347)214-92-54 номеры буенча кабул итә, диелгән new-year-party.ru порталында.
Кыш бабай исәнләшә, аңа кемнең чылтыратуын сорый, аның тәртибе белән кызыксына, шулай ук шигырь сөйләргә, хыялын әйтергә тәкъдим итә һәм Яңа ел белән котлый.
Ярдәмчеләре күп булганлыктан, Кыш бабай 2019 елның декабреннән алып 2020 елның февраленә тиклем 86 шәһәрдә һәм хәтта интернетта чылтыратулар кабул итә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: