Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2019, 18:43

Русиялеләрнең иминият пенсиясе акчасыннан бурычларны тотып калуны тыярга мөмкиннәр

Русия Икътисади үсеш министрлыгы әлеге уңайдан ике канун проекты әзерләгән

Русиялеләрнең иминият пенсиясе акчасыннан бурычларны тотып калуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта «Российская газета» яза.
РФ Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге комиссиясенә Русия Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән ике канун проекты тапшырылырга тиеш.
Закон проектларының берсендә русиялеләрнең иминият пенсиясе акчасыннан бурычларны тотып калуны тыярга тәкъдим ителә. Икенчесендә исә хезмәт хакыннан әҗәт тотып калган чагында һәрвакытта да яшәү минимумы сакланырга тиешлеге искәртелә.
Бүген пенсия үзенә күрә керем булып тора, аннан төрле бурычларны, шул исәптән банкка булган әҗәтләрне, коммуналь түләүләрне, штрафларны тотып калырга мөмкиннәр. Әҗәтне төрле социаль түләүләрдән тотып калырга ярамый.
Беренче закон проекты тарафыннан «кагылгысыз» керемнәр исемлеген пенсияләрнең тулы бер рәте (картлык буенча иминият пенсиясе, инвалидлык буенча иминият пенсиясе, тупланма пенсия), шулай ук дәүләт пенсиясе, хокук саклау органнары һәм хәрбиләр пенсиясе, вакытлыча эшкә яраксызлык пособиеләре белән тулыландырырга
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: