Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2019, 17:17

Башкортстанда татар якшәмбе мәктәбендә өч яңа төркем эшли

Биредә укучыларга татар теле, журналистика, вокал дәресләре бирәләр

Башкортстанның Уфа шәһәрендә «2нче Татар якшәмбе мәктәбе» ндә быел өч яңа төркем эшли. Бу турыда татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйлфанова хәбәр итте.
Биредә балаларга татар телен өйрәтәләр. Дәресләрне 11.00-13.35 сәгатьләрдә Эльвира Гыйлфанова үзе алып бара.
«Журналистика» дәресен 13.35-15.35 сәгатьләрдә Илдус Фазлетдинов укыта.
«Вокал» дәресе 13.35-15.35 сәгатьтә була. Аны Айдар Юнысов алып бара.
Бирегә ун яшьтән өлкәнрәк балаларны чакыралар. Кече яшьтәге балалар өчен «Татар халык мирасы» төркеме эшли. Анда дүрт яшьлек балалар да йөри ала.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: