Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2019, 17:31

Күренекле сәясәтче Юрий Лужков вафат

Мәскәүнең элекке мэрына 83 яшь иде

Юрий Лужков бик озак – 18 ел Мәскәү мэры булып эшләде. Аннан бу вазыйфадан китәргә мәҗбүр иттеләр. Лужков турында төрлесен яздылар. Дөресен ходай гына беләдер.
Соңгы елларда Юрий Михайлович чит илдә яшәде. Аның әнисе Башкортстанның хәзерге Калтасы районында туган. Нәсел җепләре безнең республика белән бәйле булганга да ул безгә еш килде, Башкортстанны яратты...
Үлеменең сәбәпләре ачыклана.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: