Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2019, 10:34

Ерак районнарда Бөтенрусия халык санын алу 1 апрельдә башлана

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елгы Бөтенрусия халык санын алуны оештыру турындагы карарны имзалады

2020 елгы Бөтенрусия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак. Әмма ерак һәм үтеп керү кыен булган территорияләрдә ул 1 апрельдән башланачак һәм 2020 елның 20 декабрендә төгәлләнәчәк. Тиешле карарны Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.
«Бөтенрусия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә уздырылачак. Октябрьдә транспорт белән бару җайсыз булган ерак һәм үтеп керү кыен булган территорияләрдә исәпкә алу 2020 елның 1 апреленнән 20 декабренә кадәр узачак», — диелә документта.
Халык турында мәгълүмат җыю һәм аны исәпкә алу вакыты 2020 елның 1 октябреннән башлана. Халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре 2021 елның апрелендә, ә ахыргы нәтиҗәләре 2022 елда ясалачак.
Чаралар үткәрүдә җаваплы итеп Дәүләт статистика федераль хезмәте билгеләнде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: