Дубен районында Мордовия татарларының традицион кыйммәтләренә багышланган уникаль күргәзмә узды. Бу хакта Русия мөселманнары рәсми сайтында хәбәр ителә.
Мондый күргәзмә беренче тапкыр уза һәм ул Дубен районындагы татарларда гына түгел, ә башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уяткан.
Барлык кунакларга да бәйрәм бик матур күргәзмә, балаларның үз гореф-гадәтләре, туган як турындагы шигырьләре белән ошаган. Музей буйлап экскурсияне аның директоры үткәргән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.