Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2019, 19:56

10 балл өстәячәкләр

Башкорт дәүләт аграр университетында үткән авыл хуҗалыгы буенча олимпиадада Бәләбәй районы укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

“Икътисад” номинациясендә 8-9 сыйныфлар арасында үткән ярышта Мәтәүбаш мәктәбеннән Резеда Зайруллина беренче, Эмиль Гәрәев икенче урынны алды.
“Малчылык” номинациясендә 10-11 сыйныфлар арасында Приют поселогының бишенче санлы мәктәбеннән Алина Казымова икенче, Өсән-Иванова мәктәбеннән Анна Пыжьянова өченче урынны алдылар.
Республика олимпиадасында җиңүчеләр Башкорт дәүләт аграр университетына укырга кергән очракта өстәмә унар балл алачак. Җиңүчеләрне котлау чарасында Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Римма Солтанова.
Читайте нас: