Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2019, 19:18

Ульяновскида язучы Габдулла Шамуковның 110 еллыгына багышланган бәйрәм узды

Тантанада Габдулла Шамуков әсәрләрен сәнгатьле уку конкурсында җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата премияләр тапшырылды

Ульяновск өлкәсендә игълан ителгән «Мәдәният» илкүләм проекты тематик атнасы кысаларында шәhәрнең «Губернаторский» Халыклар дуслыгы сараенда СССРның, РСФСРның hәм ТАССРның халык артисты, педагог hәм язучы Габдулла Шамуковның 110 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды. Тантанада өлкә Губернаторы Сергей Морозов катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Театр елы hәм өлкәдә Татар театры көннәре уңаеннан үткәрелгән чаралар турында видеофильмны караганнан соң, милләттәшләрне Губернатор Сергей Морозов сәламләде.
«Сембер-Ульяновск җире — талантлы шәхесләргә ифрат та бай төбәк. Ленин образын башкарып, туган ягының яхшы данын еракларга тараткан халык артисты Габдулла Шамуков әнә шуларның берсе. Аның тормыш hәм иҗат юлы яшьләр өчен үрнәк», — диде ул.
Тантанада Г.Шамуков әсәрләрен сәнгатьле уку конкурсында җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата премияләр тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары мәшhүр драматург Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен күрсәттеләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: