Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2019, 18:01

Казанда Татарстан кинематографиясенең 95 еллыгын бәйрәм итәләр

Киләчәктә Татарстан кинематографиясе тарихы музее ачылачак

Бүген «Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографиясенең 95 еллыгына багышланган тантана була. Татарстан киносы бәйрәменә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм партнерлары чакырылган. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
«Мир» кинотеатры бинасында уникаль күргәзмә экспозициясе оештырыла, ул киләчәктә Татарстан кинематографы тарихы музееның нигезе булыр дип ниятләнә.
Кино яратучылар өчен тагын бер күңелле сюрпризны Татарстан Кинематографистлар берлеге әзерләгән. «Вакыт сулышы» күргәзмәсе – «Мир» кинотеатрының тагын бер бизәге булачак. Күргәзмәдә кинокамералар, кинопроекторлар, кино төшерү һәм күрсәтү процессы белән бәйле башка уникаль предметлар белән якыннан танышып чыгарга мөмкин.
Юбилей тантаналары 22 декабрьдә дә дәвам итәчәк. Бу көнне «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк.
«Совет кинематографының 100 еллыгы һәм Татарстан кинематографының 95 еллыгы билгеләп үтелә. Бу Татарстан кинематографының Советлар Союзында Ленин тарафыннан кинематография турындагы Декрет имзаланган соң үз үсешен башлавы турында сөйли. Әлбәттә, бездә документаль кино бик яхшы алга китә, чөнки кинохроника студиябез бик көчле иде», — дип хәбәр итте «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.
«Татаркино» учреждениесенең Казанда «Мир» кинотеатры, Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ике филиалы бар. Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм Русиянең күп кенә төбәкләре белән кинопрокат буенча хезмәттәшлек җайга салынган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: