Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2019, 19:50

Тубыл яшьләренең проекты грантка ия булды

Киләчәктә Тубыл яшьләре төркеменә районнардан, авыл мәктәпләреннән югары сыйныф укучыларын да чакырып, аларны кызыксындырырга планлаштыра

6-12 декабрьдә Казан шәһәрендә узган унберенче «Татар яшьләре лидер мәктәбе» чарасында Тубыл яшьләре үз проектлары белән таныштырды. Аларның проекты 30000 мең грантка лаек булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Анда Төмән дәүләт университеты филиалы, Тубылның Д.И.Менделеев исемендәге пединституты студентлары, Тубыл яшьләре оешмасы җитәкчеләре Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнашты.
Тубыл яшьләре Татар яшьләре лидер мәктәбенең ачылыш тантанасында яшьләр оешмаларының җитәкчеләре, актив катнашучыларның чыгышларын тыңлады, аларның проектлары белән танышты.
"Яшьләр өчен кызыклы, файдалы форумда без үзебезнең проектны да тәкъдим иттек, тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Тубыл шәһәрендә үткәргән чаралар турында сөйләдек, киләчәккә планнарыбыз белән таныштырдык. Беренче мәртәбә татар федераль милли-мәдәни автономия грантлар оту бәйгесен оештырганнар иде", - дип сөйләде катнашучылар.
Тубыл яшьләре уңышларга ирешүләре белән куана. Киләчәктә Тубыл яшьләре төркеменә районнардан, авыл мәктәпләреннән югары сыйныф укучыларын да чакырып, аларны кызыксындырырга планлаштыра. Шәһәрдә оештырылган очрашуларга Төмән өлкәсендә уңышлар яулаган яшь җитәкчеләрне чакырып, аларның тәҗрибәләре белән таныштырырга ниятлиләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: