Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2019, 17:32

Актер Виктор Сухоруков нәсел тамырлары татарларга барып тоташуы хакында сөйләде

Казанга Сухоруков Вампилов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Старший сын» спектаклен алып килде. Бу актер өчен 150нче – юбилей спектакле булды.

Театр һәм кино актеры, Русиянең халык артисты Виктор Сухоруков «Татарстан – Яңа гасыр» интернет-редакциясенә биргән интервьюсында үзенең нәсел тамырлары татарларга барып тоташуы хакында сөйләде.
Казанга Сухоруков Вампилов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Старший сын» спектаклен алып килде. Бу актер өчен 150нче – юбилей спектакле булды. «Безнең спектакльдә бик яхшы команда, искиткеч коллектив, талантлы актерлар уйный. Без берләшеп, ил буйлап һәм чит илләргә сәяхәт итәбез», - диде Сухоруков.
«Нәселемдә татарлар бар, әлбәттә. Чөнки ерак ата-бабаларым Мәскәү губернасының Владимир краеннан», - дип аңлатты артист, хәбәрченең соравына җавап биреп.
Сухоруков сүзләренчә, «татарин» кушаматы артистның тамырлары белән бәйләнмәгән, аны режиссер Алексей Балабанов уйлап тапкан. «Бу бары тик кушамат кына, аны ул 90нчы елларда таккан иде», - диде актер.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: