Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2019, 10:13

Башкортстанда «Орчык өмәсе» бәйрәмен үткәрделәр

Бәйрәм татар халкының йолаларын саклап калу нияте белән оештырылган

Башкортстанның Илеш районы Карабаш авылында «Орчык өмәсе» бәйрәме үтте. Бу матур чара «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасының Башкортстан булеге һәм җирле хәкимият ярдәмендә оештырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Өмәне оештыруда «Ак калфак»ның Илеш районы бүлеге җитәкчесе Рафага Минәҗева күп көч салды.
Үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының борынгы йолаларын саклап калу нияте белән, аны түкми чәчми яшь буынга җиткерү өчен оештырдык бу бәйрәмне — ди «Ак калфак»ның Башкортстан булеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина.
Бәйрәм кул осталарының осталык дәресләре, мәктәп укучылары һәм һәвәскәр артистларның дәртле чыгышлары белән үрелеп барды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: