Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2019, 18:19

Әсәдуллин: Париждагы авиасалонда, фонограмманы туктатып, татар халык җырын башкардым

Күренекле татар эстрада җырчысы һәм тенор-альтино кая гына барса да туган телендә һичьюгы бер җыр башкарырга тырыша

Күренекле эстрада җырчысы һәм тенор-альтино Альберт Әсәдуллин Париждагы авиасалонда тәкъдим ителергә тиешле җырның фонограммасын туктатып, аның урынына Габдулла Тукай шигыренә язылган татар халык җырын башкарган. Артист ТАССР оешуның 100 еллыгына старт бирүгә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде.
Җырчының арсеналында дистәгә якын рок-опера һәм мюзикл бар, ул дөньяның күп кенә илләрендә чыгыш ясый. «Кая гына барсам да, нинди генә программа булса да, татар телендә һичьюгы бер җыр башкарырга тырышам», - диде артист.
Ул 1997 елда Париждагы авиасалонда булган бер очракны искә төшерде, анда чыгыш ясаучыларның һәркайсы берәр җыр башкарырга тиеш булган. «Мин башкарачак җыр татар телендә түгел иде. Мин сәхнәгә чыктым, фонограмманы туктаттым һәм татар халык җырын башкардым», - дип искәртте Әсәдуллин.
Альберт Әсәдуллин тәүге совет рок-операсы - «Орфей һәм Эвридика»да Орфей ролен беренчеләрдән булып башкара. Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган тантаналы чарада ул фолк-рок стилендә үзе иҗат иткән «Мәһди» сюита-операсын тәкъдим итә. «Мин аны уйлап таптым һәм дусларым ярдәмендә яздым», - дип искәртте җырчы.
Соңыннан ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында композитор Рәшит Кәлимуллин иҗат иткән «Ерактагы кәккүк авазы» рок-операсында Алтынбәк партиясен башкара.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: