Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2019, 12:13

Истанбулда «Әпипә» татар мюзиклы күрсәтелде

Фильмны татар диаспорасы вәкилләре генә түгел, Төркиядә яшәүче казахлар, үзбәкләр, кыргызлар да карады

Истанбул мәркәзендәге мәдәният сараенда беренче татар мюзиклы «Әпипә» күрсәтелде. Ул төрек теленә тәрҗемә ителгән. Фильм төрек тамашачысына II Төрки дөнья фильмнары атналыгы кысаларында тәкъдим ителде.
Татар музыкаль комедиясен җирле татарлар гына түгел, Төркиядә яшәүче казахлар, кыргызлар, үзбәкләр дә яратып карады. Фильм бигрәк тә Төркия университетларында укучы татар яшьләренә ошады.
II Төрки дөнья фильмнары атналыгы чараларына катнашырга Истанбулга килгән «Әпипә» мюзиклының режиссеры Илшат Рәхимбай тамашачылардан уңай фикерләр генә ишетүен әйтте. «„Әпипә“не бигрәк тә яшьләр яратып кабул итте. Әлбәттә, бу шатландырды. Хәзер Галимҗан Ибраһимовның „Алмачуар“ әсәре буенча фильм төшермәкче булабыз, ул да Төркиядә күрсәтелер», — дип, татар кино сәнгатенең үсештә булуын белдерде ул.
II Төрки дөнья фильмнары атналыгында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Саха-Якутия, Татарстан, Төрекмәнстан, Хакасия, Үзбәкстан республикаларының фильмнары күрсәтелде. Чара төрек-япон фильмы «Эртугрул — 1890» фильмы белән башланды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: