Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2019, 12:24

Камал театрында «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләячәкләр

Конкурска 50дән артык эш кабул ителде, лонг-биткә 22 пьесаны сайлап алынды

22 декабрьдә Камал театрында «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурска 50дән артык эш кабул ителде. Жюри лонг-биткә 22 пьесаны сайлап алды.
Пьесаларны бәяләделәр: жюри рәисе – Разил Вәлиев, жюри әгъзалары - Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамалиева, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хасанова.
Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Җиңгән пьесалар махсус җыентыкта басылып чыгачак һәм театрларга тәкъдим ителәчәк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: