Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2019, 15:31

Башкортстанда ике йөздән артык гаиләгә газ үткәрү өчен сертификатлар тапшырыла

Башкортстанда быел ике йөздән артык гаиләгә шәхси йортка газ үткәрү өчен сертификатлар тапшырыла, дип хәбәр итә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты

Тәүге 284 гаилә шушы сертификатларны быел ук, гариза биргән урынга карап, Республика халыкка социаль ярдәм филиалларында һәм күп функцияле үзәк бүлекчәләрендә алырга мөмкин.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында сертификатны түләү өчен гариза белән күп функцияле үзәк бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан алда «Башинформ» Башкортстанда яшәүчеләргә йортка газ үткәрү өчен 60 яки 100 мең сумлык сертификатлар алу тәртибе хакында хәбәр иткән иде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: