Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2019, 12:33

Татар җырчылары һәм продюсерына “Туган тел” телеканалының милли премиясе тапшырылды

“Туган тел” телеканалы уздырган тантана татар-башкорт эстарадасында 2019 ел йомгакларына багышланган

Татар җырчыларына һәм продюсерына Уфада “Туган тел” телеканалының милли премиясе тапшырылды. Премия лауреатлары арасында Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов та бар. Бу хакта продюсер үзе хәбәр итте.
“Туган тел” телеканалы уздырган тантана татар-башкорт эстарадасында 2019 ел йомгакларына багышланган. Тантанада Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм башкалар катнашкан. Җырчы Иркә “Халык мәхәббәте” номинациясендә бүләкләнгән, Гүзәлия автор-башкаручы буларак танылган.
Рифат Фәттахов “Ел продюсеры” номинациясендә лауреат булган. “Туган тел” телеканалының генераль директоры Азат Вахитов аның турында: “Ул безнең вокаль сәнгатебезнең элитасын тәрбияли”, - дигән..
“Бездә Татарстанда булсын, Башкортстанда булсын, продюсерларны гел сүгеп яшиләр. Уфада продюсерны зур сәхнәдән хөрмәтләделәр. Димәк, безнең милли шоу-бизнеста цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнашасына өмет бар”, - диде продюсер әлеге җиңүен шәрехләп.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: