Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2019, 11:30

Пенсионерлар өчен яңалык

Пенсия фондында эштән киткән пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турында сөйләделәр

2016 елдан алып эшләп йөргән пенсионерларның пенсиясе эштән киткәннән соң индексацияләнә. «Известия» Русиянең Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздовка сылтанма белән аны ничек яңадан исәпләүләре турында хәбәр итте.
Дроздов әйтүенчә, эштән киткәннән соң хезмәткәрнең җыелган шәхси пенсия коэффициентлары аларның актуаль хакына кабатлана. 2020 елда ул 93 сум була.
Соңыннан шушы суммага билгеләнгән түләүнең актуаль күләме өстәлә. 2020 елда ул 5686,25 сум тәшкил итә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: