Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2019, 19:04

Уфада тәүге тапкыр Карсылулар парады була

Чара «TERRA ZIMA» яңа ел фестивале барышында оештырыла

Ул кышкы көннәрнең иң бай һәм кызыклы вакыйгасы булырга вәгъдәләй. Фестивальнең тулырак программасы белән сайтта танышырга мөмкин.
Карсылу киемендә теләгән һәркем килергә мөмкин. Көндезге сәгать 2гә Совет мәйданына җыелырга кирәк. Карсылулар Совет мәйданыннан Ленин урамы буйлап “Кунаксарай”сәүдә комплексына тиклем атлап бара, анда флешмоб һәм төрле конкурслар оештырыла. Катнашучыларны бүләкләр көтә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: