Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2019, 19:21

Суррогатка каршы акция башланды

Башкортстанда «Тукта суррогат» акциясенең тәүге көннәрендә 800дән артык мөрәҗәгать килде

«Тукта суррогат» акциясенең тәүге көннәрендә республика Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының кайнар бәйләнешенә халыктан рөхсәтсез алкоголь тарату урыннары хакында 275 чылтырату килде, «Хәвефсез мохит» порталына 574 сигнал кабул ителде. Гомум алганда, 849 мөрәҗәгать алынды.
«Бу акция бер тапкыр гына үткәрелергә тиеш түгел. Шушы эшне киләчәктә дәвам итәрбез», — диде «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәзинуров.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: