Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2019, 18:52

Уфада көчләүдә гаепләнгән полицейскийлар өчесенә 20 ел алды

Бүген Уфаның Киров районы суды коллегасын мәсхәрәләүдә гаепләнгән өч экс-полицейскийга хөкем карары чыгарды

Салават Гәлиев — җиде, Эдуард Матвеев — җиде, Павел Яромчук алты елга колонияга озатыла. Моннан тыш, һәрберсе кызга әхлакый зыянны каплату өчен өч миллион сум түләргә тиеш.
Зыян күрүченең адвокаты суд карары белән канәгать булуын белдерде. Киров районы суды карары үз көченә кермәгән, 10 көн эчендә аңа шикаять бирергә мөмкин.
Элекке хокук саклаучыларны 2018 елның октябрендә кулга алдылар. Хөкем ителүчеләр ярты елдан артык изоляторда утырды. Соңыннан суд өчесен дә карар чыгарганнарын көтү өчен өйләренә кайтарды.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: