Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2019, 11:19

Татарларны онытмаганнар

Исмәт Эрикан Төркиядә ил төзелешендә катнашкан татар шәхесләрен онытмауларын әйтте

Баш консул Төркия дәүләтенең 100 еллык юбилеенда, республикага нигез салуда катнашкан кешеләр белән беррәттән, Садри Максуди кебек шәхесләрнең хөрмәтләнәчәген искәртте.
Киләсе елда, Төркия бөек милли җыены ачылуның 100 еллыгында һәм 2023 елда — Төркия республикасы төзелүнең 100 еллыгында дәүләт төзелешенә катнашы булган кешеләр исемлегендә Садри Максуди кебек татар шәхесләре дә хөрмәтләнәчәк. Төркиянең Казандагы Баш консулы Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта белдерде.
«Безнең республикага нигез салуда, аны оештыруда катнашкан кешеләрне беркайчан да онытмадык һәм онытмаячакбыз. Әлбәттә, вакыты җиткәч бу шәхесләргә багышланган төрле чаралар узачак», — диде ул.
Баш консул әйтүенчә, татар шәхесләре турында Төркиядә даими искә алып торалар. «Өч атна чамасы элек Эгей университетыннан профессор килде. Ул конференциядә Төркия республикасы тормышында мөһим роль уйнаган татар кешеләре турында чыгыш ясады», — диде ул.
Исмәт Эрикан 2020 елга йомгак ясаганда төрле чаралар вакытында хөрмәтләп телгә алыначак шәхесләрнең исемлеге зур булачагын вәгъдә итте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: