Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2019, 18:13

Укучылар Мәскәүгә барды

Яңа ел якынлашканы әллә каян сизелә. Урамда Кыш бабайлар йөри, чыршы бәйрәмнәре үтә.

Менә безнең Башҡортостаннан да 114 укучы Мәскәүгә балаларның Яңа ел бөйрәменә — Кремль чыршысына барып кайтты.
Илнең башкаласына Яңа ел бәйрәменә уку алдынгылары, олимпиадалар һәм ярышлар, иҗади конкурслар җиңүчеләре, ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләреннән балалар чакырылды. Кичә, 25 декабрьдә, алар өчен Кремль сарае фойесында уеннар һәм конкурслар белән бәйрәм, Мәскәү, башкаланың истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: