Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2019, 11:37

Башкортстанда балалар бакчасында «Татарча Яңа ел» тамашасы тәкъдим иттеләр

Татар телендәге чараларда иң актив катнашучы балалар бүләкләнде

Башкортстанның Дим бистәсендә урнашкан 74нче балалар бакчасы башкалардан телләрне өйрәнүгә басым ясавы белән аерелып тора. Татарча дәресләр укытылган «Күбәләк» төркеме «Татарча Яңа ел» тамашасы әзерләгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Биредә рус, татар, башкорт телләрен һәм милләтебезнең мәдәниятен тирәнәйтеп өйрәнүгә максат ителгән төркемнәр эшләп килә. Шудай ук монда «Тамчылар» фольклор ансамбле дә оештырылган.
Кунаклар арасында «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасынын Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Вафина, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, «Милли аваз» төркеме җитәкчесе, композитор Мидхәт Әбделманов та бар иде. Алар балаларны Яңа ел белән котладылар һәм бүләкләр өләштеләр.
Чыршы тирәли уен-көлке, Кыш бабай янында шигырь сөйләү, милли җыр-биюләр — барысы да бар тиешенчә дәрәҗәдә әзерләнгән.
Татар телендәге чараларда иң актив катнашучы балалар Мидхәт Әбделмәновтан һәм Люция Вафинадан мактау хатлары һәм күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: