Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2019, 19:36

Чыршыларны саклыйк!

Без барыбыз да түземсезләнеп Яңа ел бәйрәмен көтәбез. Һәрбер йортта чыршы бизибез, бүләкләр алабыз, Кыш бабайга хатлар язабыз, котлау кәгазьләре әзерлибез, суыткычларны тәм-томнар белән тутырабыз

Әмма, кызганычка каршы, бер көнлек бәйрәм хакына бик күп агачлар киселә – табигатькә зур зыян килә. Безнең Бәләбәй районы буенча гына да меңнәрчә баш чыршы өйләребезгә кереп тула, аннан чүплекләргә чыгарып атыла. Ә ил буенча җиде миллионнан артык чыршының башына җитәбез, диләр. Боларның барсын бергә тезеп куйсаң – зур-зур урманнар хасил булыр иде.
Юкса, яраткан бәйрәмебезне әзрәк “корбаннар” белән дә үткәреп булыр иде. Мәсәлән, чыршы ботакларын гына вазаларга утыртып, яки кибеттән ясалмасын алып кайтып. Шулай иткәндә, без күпме урманнарыбызны саклап кала алыр идек. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – Яңа ел чыршысы булып өйләребезгә кереп кунаклаганчы, агач кәм дигәндә дә 10-15 ел үсәргә тиеш. Яшел сылукайның гомер озынлыгы 150-300 ел икәнлеген искә төшергәндә, без чыршыны “бала килеш” үтерәбез булып чыга ич!
Безнең Бәләбәй Татар гимназиясе дә табигатьне саклауга үз өлешен кертә. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларга тирә-як мохиткә карата игътибарлы булырга, киләчәгебезне хәстәрләргә өйрәтү эшләре алып барыла. Без ел саен бик теләп “Чыршыкай” акциясендә катнашабыз.
Менә быел да балалар белән плакатлар эшләдек, иң матурларына конкурс оештырдык. Аннан безнең 3А һәм 3Б сыйныфлары дәресләрдән соң җыелышып шәһәребезнең Пионер мәйданына чыгып, үтеп барган кешеләргә,чыршы агачларын, урманны сакларга өндәп, үзләре әзерләгән листовкаларны таратты. Азактан балалар белән истәлеккә фотога төштек.
Бу акция катнашу укучыларга бик ошады.
Алсу Заһидуллина,
Бәләбәй Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: