Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2019, 18:34

Башкортстанда муниципалитетлар арасындагы конкурс җиңүчеләре билгеләнде

Бүген, 30 декабрьдә, Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров 2019 ел йомгаклары буенча Башкортстан башлыгының 5 миллион сум күләмендәге грантына лаек булган муниципалитетларны игълан итте.

Грантлар быел булдырылды. Алар республика социаль-икътисадый үсешенең аерым юнәлешләре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәһәрләргә һәм районнарга тапшырыла. Рейтинг төзегәндә биләмәләр өч төркемгә бүленде: шәһәр округлары, шәһәрле районнар һәм авыл районнары.
«Халык белән иң яхшы бәйләнеш» номинациясендә Стәрлетамак, Благовещен һәм Иглин районнары, шулай ук Уфаның Октябрь районы җиңүче дип танылды.
«Инвестор белән диалог» номинацисендә иң яхшылары — Агыйдел, Баймак һәм Архангель районнары.
«Таза муниципалитет» номинациясендә Октябрьский шәһәре, Туймазы һәм Илеш районнары грантка лаек булды.
«Сәламәт муниципалитет» номинациясендә Салават, Стәрлетамак һәм Бөрҗән районнары җиңү яулады.
«Уңайлы авыл» номинациясендә грантлар Учалы һәм Балтач районнарына тапшырыла.
Моннан тыш, федераль канунияткә ярашлы 2018 ел йомгаклары буенча урындагы идарә органнары эшмәкәрлегенең нәтиҗәләре тикшерелде..
Үткәрелгән мониторинг буенча иң яхшы күрсәткечләргә өлгәшкән өчен Күмертау шәһәренә, Бәләбәй, Яңавыл, Уфа, Борай, Мишкә, Нуриман, Мәчетле һәм Гафури районнарына грантлар тапшырыла.
Бүләк фонды 75 миллион сум тәшкил итә. Грантлар, комплекслы бәяләү буенча рейтингка карап, биләмәләр арасында бүленә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: