Барлык яңалыклар
Новости
31 декабрь 2019, 18:14

Русиядә быелгы кыш йөз ел эчендә иң җылысы булды

Узып баручы ел Җир шарында иң җылысы булырга мөмкин, әмма 2016 елның абсолют рекордын узмады

2019 елда уртача еллык температура Русиядә һәм аерым алганда Мәскәүдә метеокүзәтүләр тарихында иң югарысы булды. Бу хакта «Интерфакс» РФ Гидрометеоүзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, тулаем алганда, Русия территориясендә узып баручы ел барлык инструменталь күзәтүләр чорында иң җылысы булачак.
Мәскәүдә уртача еллык температура шулай ук иң югарысы була: +7,6-7,7 градус, бу алдагы рекордтан 0,3 градуска күбрәк.
Русия территориясендә инструменталь күзәтүләр 1891 елдан бирле, Мәскәүдә 1879 елдан алып барыла.
Элегрәк 2019 елның көзе Төньяк ярымшарда иң җылысы булып теркәлгән инде һәм ул Русия территориясендә иң җылы өчлеккә кергән — Көнбатыш Себердәге аномаль салкыннар ил буенча уртача күрсәткечләрне «киметкән».
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: